Балтач балалар сәнгать мәктәбенә " Николай Рубинштейн» рояле кайтты
Мәдәният

Балтач балалар сәнгать мәктәбенә " Николай Рубинштейн» рояле кайтты

2022 елда «Мәдәният» милли проекты кысаларында балалар сәнгать мәктәбе 7 млн.сумлык музыкаль уен кораллары  белән тулыландырылачак.

Шушы көннәрдә мәктәпкә «Николай Рубинштейн» рояле кайтты, бәясе 2 млн.сумнан артык.

«Дөнья стандартларына җавап бирә торган югары дәрәҗәдәге корал. Ачык һәм чиста тавыш укучыларны һәм укытучыларны клавиатураның салмак механикасы белән сөендерә», - дип сөйләде мәктәп директоры Миләүшә Кадыйрова.

Безнең белешмә: балалар сәнгать мәктәбендә 414 бала белем ала. Биш бүлек эшли: фортепиано, халык уен кораллары бүлеге, хор, хореография һәм сәнгать. 28 укытучы эшли, шуларның 12се югары квалификацияле.

Мәгариф


Нет комментариев