Балтач халкы күркәм гадәтләрен онытмый
Мәдәният

Балтач халкы күркәм гадәтләрен онытмый

Үз тарихын бемәгән халыкның киләчәге юк. Чыннан да, борынгы гореф-гадәтләрне, үз җирлегебездә яшәгән халкыбызның яшәү рәвешен яшь буынга җиткерү безнең бурычыбыз.

Кече Лызи балалар бакчасы “Чишмәкәй” бию коллективы (Филипова А.В., Галимова Р.Ф., Автономова С.Д., Плотникова Е.В., Евдокимова Е.Г., Романова Е.Г., Фомина Л.Н., Васильева Р.С. тәрбиячеләр көне уңаеннан, район мәдәният үзәгендә үткәрелгән чарасында удмурт халык биюе белән чыгыш ясадылар. Алар борынгы паласлар юу күренешен сәхнәләштерделәр. Кызлар күренеш вакытында тукылган паласлар, палас суккычлар, көянтә-чиләкләр кулландылар. Авылда әле борынгы әйберләр сакланган гаиләләр бар, димәк.

Рәмзия Васильева

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Кече Лызи милли мирас

Нет комментариев