«Блогер.Татар» бәйгесенең җиңүчеләре арасында балтачлылар булу аеруча сөенечле.
Бәйгенең беренчесе һөнәр ияләре блогерлар арасында уздырылган булса, икенчесе “Күңелгә хуш авылым” шигаре астында татар авылларына багышланды. Районыбызның Көшкәтбаш һәм Алан авыллары аккаунтлары «Иң яхшы авыл аккаунты» номинациясендә җиңүчеләр булып танылды.

Шулай ук «Авыл турында иң яхшы пост» номинациясендә Яңа Салавыч авылыннан Ландыш Гарифуллина да җиңү яулады. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

Фото: скриншот
Нет комментариев