Апрель - шагыйрь рухлы Тукай ае. Балтачыбыз Бөек Тукайның туган көне уңаеннан, бертөркем язучыларны кабул итте.
Күренекле әдипләр башта Сосна Пүчинкәсе авылында шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә абыстай каберлегендә булып, чәчәкләр куйдылар, аның рухына дога кылдылар.
Аннан соң район мәдәният үзәгенә укучылар белән очрашуда катнаштылар. Мөхтәрәм кунаклардан - галим Фоат Галимуллин, прозаик Марат Әмирханов, Әнәс Хәсәнов, Мансур Шаһимәрданов, язучы Вакыйф Нуриев, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, шагыйрь Наил Ишмөхәммәтов, сатирик язучы Фәнзаман Баттал килде. Шулай ук райондаш каләм әһелләре Гарифҗан Мөхәммәтшин, Фәридә Шакирова, Мәгъмүрә Хөрмәтуллиналар да сәхнәбез түрендә урын алды.












.jpg)














.jpg)








Нет комментариев