Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтачның ак калфаклы ханымнары Тукай эзләре буйлап сәяхәт кылды

‎Беркемнең дә Габдулла Тукайны онытырга хакы юк

Тиздән Бөек Тукаебызның тууына 140 ел булачак. Шул уңайдан районыбызның «Ак калфак» хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы да зур планнар белән яши, төрле чаралар үткәрергә әзерләнә.

Шушы көннәрдә Тукай эзләре буйлап, Тукай-Кырлайга сәяхәт ясадык. Бер төркем «Ак калфак»лылар Тукай музеенда булды, аның балачагы, үсмер еллары, яшьлек чорлары хакында экскурсоводлар сөйләгәнне тыңлап, белмәгәннәрне дә белеп, аяныч балачагын тагын бер кат күз алдына китереп, тәэсирләнеп кайттык.

‎Шушы чараны оештырган җитәкчебез Зөлфирә апага, транспорт белән тәэмин иткән район хакимиятенә, безгә гел ярдәм итүче җитәкчеләребезгә чиксез рәхмәтлебез.

‎Беркемнең дә Габдулла Тукайны онытырга хакы юк. Ул безнең күңелләрдә нәни Апуш һәм Бөек шагыйрь булып мәңге яшәр!

‎ Сәлимә Габделхакова
«Ак калфак» оешмасының район советы әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев