Гитарада Эмиль Баһаветдинов, Рәсим Тимербаев, барабанда Раил Тимербаев, бас-гитарадаТаһир Вәлиуллин, баяндаРүзәл Мәгъсүмҗанов чыгыш ясады.
Балтач мәдәният үзәгенең «Комп-и-Тент» вокаль-инструменталь кавер төркеме Балтач мәктәбе һәм гимназиясендә булып укучылар белән очрашты.
Кавер төркем 80-90нчы еллардагы танылган җырчылар, шулай ук рус һәм татар эстрадасы йолдызларының композицияләре яңгырады.
Гитарада Эмиль Баһаветдинов, Рәсим Тимербаев, барабанда Раил Тимербаев, бас-гитарадаТаһир Вәлиуллин, баяндаРүзәл Мәгъсүмҗанов чыгыш ясады.
Укучылар иң элек инструменталь төркемнең барлык составлары белән танышты, музыка коралларында уйнау буенча мастер-класс үткәрелде.
Чара концерт программасы белән тәмамланды. Теләге булган һәркем гитарада һәм удар инструментларында уйнарга өйрәнә алды, үзен музыкаль төркемдә катнашучы итеп тойды.
Нет комментариев