Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтачта районкүләмендә узган бию фестивалендә кемнәр җиңде?

Җиңүче коллективларны ихлас күңелдән котлыйбыз!

Балтачта районкүләмендә авыл  хуҗалыгы җәмгыятьләренең үзешчән сәнгать коллективлары арасында  бию фестивале конкурсы узды. Районыбыз сәхнәләрендә 180  һәвәскәр бию остасы үзара көч сынашты.

Район күләмендә иң яхшы бию коллективларын ачыклау максатыннан уздырылган бәйгенең 10 апрель көнне йомгаклау концерты узды.

Нигезләмә буенча һәр коллектив ике бию: аның берсе парлы 5 пардан да ким булмаска, икенчесе ирекле бию булырга һәм катнашучыларның яше 18 яшьтән ким булмаска тиеш иде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча нигезләмәне төгәл үтәгән Сосна мәдәният йорты 1 урын яулады һәм 50 мең сумлык сертификатка лаек булды.

2 урында Нөнәгәр,Чутай мәдәният йортлары һәм Шубан мәдәният йорты, алар 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

3 урында Субаш мәдәният йорты, 20 мең сумлык сертификатка ия булды. Яңгул мәдәният йорты, Иске Көшкәт авыл клубына шулай ук 20 мең сумлык сертификат тапшырылды.
 

Фоторепортаж биредә – https://baltaci.ru/photo/baltacta-biiu-fest-festivalenen-gala-koncerty-uzdy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев