Балтачта «Туган як белгечләре» исемле зиһен уены үткәрелде
Үткәнен белгән генә алга атлый ала. Шуны онытмыйк!
Кайсы юлдан гына атласам да,
Илтәр алар мине Балтачка,
Мең шатлыгым арта күңелемдә,
Туфрагына аяк баскач та.
Күренекле шәхесебез, татар шагыйре, тәрҗемәче, күптөрле язмалар авторы — Гарифҗан ага Мөхәммәтшинның әлеге шигъри юллары Балтачта туып-үскән һәркем өчен дә кадерле сүзләр. Төрле тармакта үзен бары үсештә күрсәткән районыбызның тарихын белү, әлбәттә, һәркайсыбызның да олы бурычы.
Шул уңайдан, Балтач Үзәк зурлар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 8 нче Б сыйныфы укучылары өчен «Туган як белгечләре» исемле зиһен уены үткәрелде.
Туган ягыбыз тарих юлыннан үткәндә туплаган олы байлыгы: олпат шәхесләре, фән, спорт, сәнгать һәм башка биремнәр аша кызыклы сорауларга җавап тапты укучылар. Үткәнен белгән генә алга атлый ала. Шуны онытмыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев