Балтачта Тукайны зурлап искә алдылар
Бүген Габдулла Тукайның 139 еллыгы уңаеннан, Балтачта Тукай бәйрәме уза
Бүген – 24 апрель көнне Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан, Балтачыбыз башкаладан мәртәбәле кунаклар, күренекле язучы һәм шагыйрьләр кабул итте.
Бу көнне бергәләп, истәлекле итеп үткәрү өчен районга Татарстан башкаласы Казаннан бер төркем язучылар: Рифә Рахман, Рабит Батулла, Дания Нәгыйм, Фоат Галимуллин, Амур Фәләх, Гөлзадә Бәйрәмова, Рәдиф Гаташ, Тәнзилә Галимуллина, Марат Әмирханов, Айсылу Галиева, Лениза Вәлиева килде.
Кунакларны район башлыгы Рамил Нотфуллин үзендә кабул итте. Шагыйрьләр, драматурглар һәм язучылар Балтач турында истәлекләре белән уртаклаштылар, Тукай көннәренеӊ нәкъ бу җирлектә үткәрелүенә шат булуларын белдерделәр.
Һәр елны мәркәзебез Казаннан кайткан шагыйрь һәм язучыларыбыз Сосна Пүчинкәсе авылында булып, Бөек Тукай Әнисе - Бибимәмдүнә абыстайныӊ каберенә чәчәкләр куйдылар.
Мәшһүр Тукаебызның әнкәсе рухына изге догалар ирештереп, кунакларыбыз Субаш, Куныр, Нөнәгәр, Смәел мәктәпләренә укучылар белән очрашуга юл алды.
Балтачыбызда зурлап уздырылучы Тукай бәйрәме район мәдәният үзәгендә дәвам итте. Ел саен әлеге бәйрәм барышында төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңүчеләр бүләкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев