Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтачта «Знатоки зимы» исемле карлы викторина үткәрделәр

Чара барышында зурлар төркеменә йорүче балалар Кыш бабай, Кар кызы, Кар бабайга багышланган биремнәрне чиштеләр, алар турында бик күп серләрне дә белделәр.

Яңа ел кебек серле, тылсымлы, әкияти бәйрәм җитсә, нәни «почемучкалар»ның зурларга бирер сораулары арта. «Кыш бабай белән Кар кызы кайда яши?», «Бүтән илләрдә дә Кыш бабай бармы?», «Яңа ел бәйрәме ничек барлыкка килгән?» һәм башка бик күп сорауларга җавапны кайдан табарга? Әлбәттә инде, китаплардан!

14 гыйнвар көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Балтач бистәсенең 5нче номер балалар бакчасына барып, «Знатоки зимы» исемле карлы викторина үткәрделәр.

Чара барышында зурлар төркеменә йорүче балалар Кыш бабай, Кар кызы, Кар бабайга багышланган биремнәрне чиштеләр, алар турында бик күп серләрне дә белделәр, презентация ярдәмендә үзләрен кызыксындырган дистәләгән сорауларга җавап таптылар Чара азагында Кыш бабай балаларга баллы күчтәнәчләрен таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев