БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ БЕЛ!!! ???✨
Мәдәният

БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ БЕЛ!!! ???✨

Алар «Глаголица» VIII Бәйсез әдәби Премиясенең финалыннан зур җиңүләр белән кайтты! ???

21-26 нчы ноябрьдә Казанда «Глаголица» VIII Бәйсез әдәби Премиясенең финалы узды.

Безнең районнан халыкара конкурсның финал өлешендә Карадуган, Түнтәр, Нөнәгәр мәктәпләреннән 3 укучы катнашты! ???

Алар зур җиңүләр белән кайтты! ???

Яшь каләмчеләр өч көн дәвамында язучылар белән очрашып, төрле истәлекле урыннарда йөреп, каләмнәре белән «көрәшкә чыгып», үзләренең көчләрен сынады. Көшкәтбаш кызы – Түнтәр мәктәбе укучысы Гөлназ Әхмәдиева «Татар прозасы» номинациясендә Гран-при яулады???, ә Нөнәгәр мәктәбеннән Гыйльфанов Вилназ – «Поэзия» номинациясендә җиңүче!??

КОТЛЫЙБЫЗ, БАЛАЛАР! АФӘРИН! ?

Җиңүләрегез гел шулай дәвамлы булсын! Иҗатыгыз һәрчак ургылып торсын! ????

shat_kushketbash @mbou_tunter_school @nurinerskaya_shkola

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


глаголица

Нет комментариев