Борнак авылы яшьләре Торҗага барып кайтты
Дуслык күперен яңарттык
Рәсәйдә Халыклар бердәмлеге елын да исәпкә алып, Борнак авылы мәдәният йортына йөрүче яшьләр, милли татар киемнәрен киеп, күршедәге Иске Торҗа авылында яшәүче яшьтәшләре — удмурт дуслары янына барып, җырлап – биеп кайтты.
— Дуслык күперен яңартып кайттык әле, — ди Борнак мәдәният йорты директоры Гөлназ Әхмәдуллина. — Бик матур очрашу булды. Борнак авылы һәм Иске Торҗа мәдәният йортларының үзешчән яшьләре белән ике милләт вәкилләренең милли уеннарын, биюләрен искә төшердек. Үзара танышып, төрле кызыклы темаларга аралаштылар. Рәхмәт күрше дусларга. Бу атнада Яңгул мәдәният йортына барабыз, алар да кунакка чакырды.
Сүз уңаеннан, Борнак мәдәният йортында хәзер яңа директор. Гөлназ Әхмәдуллина моңарчы Яңгул мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев