Бүген район мәдәният үзәгендә Өлкәннәр көне уза (фото)
Мәдәният

Бүген район мәдәният үзәгендә Өлкәннәр көне уза (фото)

Бүген район мәдәният үзәгендә районыбыз өлкәннәре хөрмәтенә зур чара үткәрелә.

Өлкәннәрне бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин тәбрикләде.

Чара җирле артистларыбызның чыгышлары белән үрелеп бара.

Балтач өлкәннәрен котларга башкаладан ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Семенова Вера Сергеевна да кайткан иде. Ул балтачлыларга изге теләкләрен ирештереп, бәхетле картлык, имин еллар, балалар һәм оныклар куанычы теләде.


Нет комментариев