Бүген, ягъни 25 август көнне районыбызда традицион август киңәшмәсе «Бердәм белем бирү мәйданы: сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен мөмкинлекләр» дигән тема астында барачак.
Укытучылар, район җитәкчелеге, оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашында узган киңәшмәдә иң элек Балтач районы Салавыч балалар бакчасы һәм Салавыч күппрофильле лицее эшчәнлеге белән таныштылар.
Быел Салавыч мәктәбенә 25 бала укырга керәчәк.
Наил Сафиуллин оешмасы Салавыч мәктәбендә 9 миллион 200 меңлек ремонт эшләре башкарып чыкканнар. Мәктәпкә «Татарстан» җәмгыяте җитәкчесе Айнур Нотфуллинның да ярдәме, булышлыгы гел тиеп тора.
Нет комментариев