Чапшар авыл клубында Өлкәннәр көне уңаеннан, «Урыныгыз булсын гел түрдә дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткән
Өстәлләр сыйнигъмәттән сыгылып тора иде. Ул концерты дисеңме, яңа номерлар, яңа йөзләр...
Чапшар авыл клубында Өлкәннәр көне уңаеннан, «Урыныгыз булсын гел түрдәӨ дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткән.
Авыл өлкәннәре мул сыйлы табыннар артында кунак булган. Бергә 40, 50 ел гомер иткән парларга район ЗАГС бүлегеннең Мактау таныклыклары тапшырылган. .Махсус хәрби операция катнашканнарның якыннарына да истәлек бүләкләре бирелгән. Юбилярларга да зур хөрмәт күрсәтелгән.
Өстәлләр сыйнигъмәттән сыгылып тора иде. Ул концерты дисеңме, яңа номерлар, яңа йөзләр. Сокланып күзәттек. Казан артистлары бер читтә торсын. Нинди талантлар яши безнең якта. Олысы да, кечесе дә сәхнәне ут итә. Безнең өчен зур бәйрәм оештырган клуб мөдире Гүзәлия Вәлиевага, чараны оештыруда көче кергән һәркемгә зур рәхмәт. Әздән дә күңел була, әздән дә хәтер кала, ди халык мәкале. Бик дөрес сүзләр. Бәйрәмнән күңелләребез булып, рухи азык алып таралыштык, ди авыл өлкәннәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев