Чепья авылында өлкәннәр өчен тагын бәйрәм оештырганнар (фото)
Мәдәният

Чепья авылында өлкәннәр өчен тагын бәйрәм оештырганнар (фото)

Бәйрәм уен-көлке, җырлар белән үрелеп барган.

Чепья авылында китапханәче Залия Зыятдинова өлкәннәр өчен бәйрәм оештырган.

Бәйрәм уен-көлке, җырлар белән үрелеп барган. Ахырда өлкәннәр нәкъ яшьлек елларындагы кичке уендагы кебек «Биш пар», «Ачык авыз» уеннарын уйнаган.

«Безгә көн дә бәйрәм бу арада. Кичә музей дә кунакта булдык. Менә бүген монда бәйрәм. Бәйрәм күчтәнәчләре өләштеләр. Җомга көн мәдәният йортына чәйгә чакырдылар» дип сөенәләр өлкәннәр. Юкса, өлкәннәргә күп тә кирәк түгел, җылы сүз, әз генә игътибар кирәк.


Нет комментариев