Чепья китапханәсендә кемнәр кунак булган?
Залия әле генә «табадан» төшкән Эльвира Әхмәтованың китабыннан матур шигырьләр укыды
Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан, Чепья авылы китапханәчесе Залия Зиатдинова яңа форматта «Ачык ишекләр» көне үткәрде.
Иң куандырганы шул булды, Залия лаеклы ялдагы китапхәнәче Рая һәм Фоадия апаларны бәйрәм белән котлады. Кызыклы хәтирәләр белән уртаклаштылар.
Чепья авылы клубы кызлары да кереп бәйрәм белән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Залия әле генә «табадан» төшкән Эльвира Әхмәтованың китабыннан матур шигырьләр укыды. Күңелле әңгәмә чәй табыны артында дәвам итте.Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын. Китапханәчеләребез Залия белән Гөлсинәгә сәламәтлек, уңышлар телим, дип хәбәр итә үз хәбәрчебез Резида Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев