Чишмә-елгалар белән танышып, файдалы үләннәр җыеп, җиләк, бөрлегәннәр ашаганнар. Кемнәр дисезме? (+фоторепортаж)
Мәдәният

Чишмә-елгалар белән танышып, файдалы үләннәр җыеп, җиләк, бөрлегәннәр ашаганнар. Кемнәр дисезме? (+фоторепортаж)

Чапшар авылы балалары өчен каникуллар һәрвакыт күңелле һәм файдалы үтә.

Клуб мөдире Гүзәлия Вәлиева авыл клубында да, табигатьтә дә алар белән чараларны еш үткәрергә тырыша. 4 август көнне исә балалар  “Мин- табигать баласы» дип исемләнгән чара кысаларында табигать кочагына экскурциягә барган.

-  Авылның чишмәләре, “Яңа йорт”, “Көзе”, “Бәрәңге”, “Мулла”, “Ләч” елгалары белән танышып, файдалы үләннәр җыеп, җиләк, бөрлегәннәр ашап, урманның саф һаваларын сулап ял иттек. Табигатьтә “Утки и охотники”, “Көтүче” һ.б. уеннар уйнау балалар өчен аеруча кызык булды. Бүгенге көндә басуларда, игенчеләребезнең урак өстендә гөрләп эшләп ятканын күзәтү дә аларга бик ошады, - дип хәбәр итә Гүзәлия Вәлиева.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев