Бәйрәм балалар бакчасына йөрүче балаларның көрәш ярышы белән башланды.
«Дорга бәйрәме» бөтен район авылларын да җәлеп итә торган бәйрәмнәребезнең берсе. Бирегә күрше-тирә районнардан да бик яратып киләләр. Быелгы бәйрәм чарасы балалар бакчасына йөрүче балаларның көрәш ярышы белән башланды. Төрле кызыклы уеннар, ярышлар күңелле ял минутлары бүләк итте. Бәйрәмнең төп кунагы - Татарстан Республикасы керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле райондашларыбызны иң матур җыр-биюләре белән куандырды.
Зәлия Фәйзрахманова фотолары һәм видеолары
Нет комментариев