«Абилимпикс-2020» инвалидлар һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча VI Милли чемпионатның региональ этабы башланды ?
Кичә илкүләм конкурс Казанның берничә ноктасында «Чәчтараш сәнгате», «Флористика», «Кулинария эше», «Веб-дизайн», «Плитка белән тышлау», «Кирпеч өю» һәм «Ландшафт дизайны» компетенцияләре буенча узды ?⚡️
? Балтачтан Эльвира Әхмәдуллина «Чәчтараш сәнгате» компетенциясендә катнашып, икенче урын белән кайтты ???? Аңа диплом, сертификат һәм медаль тапшырылды. Котлыйбыз!?
? Абилимпикс – төрле категориядәге инвалидларның һөнәри осталыгы буенча олимпиадалар. Хәрәкәтнең исеме – инглизчәдән Olympics of Abilities («Мөмкинлекләр олимпиадасы») кыскартылган.
Нет комментариев