Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан, Балтачыбыз башкаладан кунаклар кабул итә
Кунакларны район башлыгы Рамил Нотфуллин үзендә кабул итте
Бүген – 24 апрель көнне Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан, Балтачыбыз башкаладан мәртәбәле кунаклар, күренекле язучы һәм шагыйрьләр кабул итә.
Бу көнне бергәләп, истәлекле итеп үткәрү өчен районга Татарстан башкаласы Казаннан бер төркем язучылар: Рифә Рахман, Рабит Батулла, Дания Нәгыйм, Фоат Галимуллин, Амур Фәләх, Гөлзадә Бәйрәмова, Рәдиф Гаташ, Тәнзилә Галимуллина, Марат Әмирханов, Айсылу Галиева, Лениза Вәлиева килде.
Кунакларны район башлыгы Рамил Нотфуллин үзендә кабул итте. Шагыйрьләр, драматурглар һәм язучылар Балтач турында истәлекләре белән уртаклаштылар, Тукай көннәренеӊ нәкъ бу җирлектә үткәрелүенә шат булуларын белдерделәр.
Район башлыгы бүгенге авыл тормышын тасвирлап, язгы чәчү эшләренеӊ торышына тукталды, районныӊ иҗтимагый тормышында Тукай исеме зур абруйга ия икәнен, аныӊ әнисе Мәмдүдә абыстайныӊ җәсәденә зиярат кылу изге эш, дип белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев