Әлеге мәртәбәле чарада Балтачыбыз данын яклап көч сынашучы райондашларга 10 районның – Биектау, Арча, Әтнә, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Саба, Теләче, Балык-бистәсе районнары конкурсантлары белән үз номинацияләре буенча көч сынашырга туры киләчәк.
8 февраль көнне Балтачта район мәдәният үзәгендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона туры узачак. Әлеге мәртәбәле чарада Балтачыбыз данын яклап көч сынашучы райондашларга 10 районның – Биектау, Арча, Әтнә, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Саба, Теләче, Балык-бистәсе районнары конкурсантлары белән үз номинацияләре буенча көч сынашырга туры киләчәк.
Быелгы бәйге 10 номинациядә үткәрелә: конкурсантлар “Хатын-кыз – ана”, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият”, “Хатын-кыз – галим”, “Язмышым - һөнәрем”, “Хатын-кыз – лидер”, “Хатын-кыз – бизнес-леди”, “Өченче яшь герое”, “Хатын-кыз – ел үрнәге”, “Ир-егет – лидер”, “Изге йөрәкле ир-егет” номинацияләрендә бәяләнә.
Нет комментариев