Иртәгә күрсәтеләчәк “Җәза” фильмында якташыбыз Фидәил Зарипов уйный
Мәдәният

Иртәгә күрсәтеләчәк “Җәза” фильмында якташыбыз Фидәил Зарипов уйный

Иртәгә - 3 декабрь көнне, Балтач мәдәният үзәгендә, 19.00 сәгатьтә "Җәза" кинофильмы күрсәтелә.

Әлеге психологик-криминаль драма Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" дигән китабына нигезләнгән. Бу фильм - жанры белән дә, су астында төшерелүе белән дә яңалык. Кино тормышын наркотиклар белән бәйләгән - әфьюн баткаклыгына кереп чумган яшь егет хакында. Аның күзләре шул кадәр тонган ки, бер мизгел рәхәтлек өчен дустының кызын, соңрак атасын үтереп суга ташларга да чирканмый...

"Җәза" шактый катлаулы жанрда - психологик драма. Анда мәңгелек тема - ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт темасы күтәрелә. Фәлсәфи яктан бик көчле фильм. Тамашачы "җиңел" фильмнарга ияләште, шуңа "Җәза"ны карау күпләрне уйланырга мәҗбүр итәчәк.
Бу фильмда якташыбыз, җырчы, Нөнәгәр авылы егете Фидәил Зарипов та уйный.
Бәясе - 100 сум.



250

Нет комментариев