Карадуганда герой шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар
«Мирас» ансамбле искиткеч матур концерт куйды
Муса Җәлил премиясе лауреаты Наил Бариев җитәкчелегендәге «Мирас» ансамбле 4 февраль көнне Карадуган мәдәният йортында искиткеч матур концерт куйды. Әлеге хор 1949 елда Казанның Ленин исемендәге мәдәният сарае каршында оешкан, бүгенгә кадәр эшләп килә.
Карадуган музейлары директоры Фирая Зыятдинова, ел да Муса Җәлилнең туган көнендә, авылга герой шагыйрьнең исемен йөртүче күренекле шәхесләрне дәшә һәм шушындый онытылмаслык, бай эчтәлекле, зәвыклы кичәләрдә җанга шифа өстәлә, районыбызга нур иңә.
— Ике тапкыр концерт куйдылар — ди Фирая ханым. — 12.00 сәгатьтә Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе укучыларына, 14.00 сәгатьтә авыл халкына җыр-моңнарын бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев