"ХЕЗМӘТ" бит ул шундый гәҗит, Бер бите унга тора...
"ХЕЗМӘТ" бит ул шундый гәҗит,
Бер бите унга тора.
Райондашлар укысын дип,
Төрле хәйләләр кора.
"ХЕЗМӘТ" белән дус булуым,
Бик күп еллардан бирле.
Сүккән чакларым да булды,
Тормыш бит төрле-төрле.
Сайтка керсәм дөнья гизәм,
Район буйлап йөгерәм.
Кайда кемнәр ниләр эшли,
Бар җиргә дә өлгерәм.
Язылыйк без барыбыз да,
"ХЕЗМӘТ"нең басмасына.
Сайтны да күзәтеп барыйк,
Ышанам файдасына.
Гыйльмулла Зәкиев,
Балтач бистәсе.
Фото: баш мөхәррир
Нет комментариев