“Хезмәт”тән җанга рәхәт табасың
Мәдәният

“Хезмәт”тән җанга рәхәт табасың

“Хезмәт” киләсе көнне Түземсезләнеп көтәм. Район хәлләрен белмәсәм, Нәрсәдер җитми икән.

“Хезмәт” киләсе көнне
Түземсезләнеп көтәм.
Район хәлләрен белмәсәм,
Нәрсәдер җитми икән.

Кайчан чәчү чәчелгән,
Кайчан урак урылган.
Күпме сөт савылганын да
“Хезмәт”тән укып беләм.

Кемнәр эшендә мактаулы,
Кемнәр дан казанганнар.
“Хезмәт”тә яктыртыла бит
Патриотлар, уңганнар.

Язылу кыйммәт булса да,
Рухи азык аласың.
“Хезмәт”не укыганнан соң,
Җанга рәхәт табасың.

Алдан аяк киенгән,
Соңга калмавына сөенгән.
Язылырга җитешмәсәң,
Булырсың бит көенгән.


Гөлфия Гыйльметдинова,
Иске Салавыч авылы.


"Хезмәт" шигырь

Нет комментариев