“Китап” радиосының “Мин матурлык эзләп йөрим...” автомарафоны белән Балтачка килде  (+видео)
Мәдәният

“Китап” радиосының “Мин матурлык эзләп йөрим...” автомарафоны белән Балтачка килде (+видео)

“Китап” радиосының “Мин матурлык эзләп йөрим...” автомарафоны бик күп районнарда булып, Балтачка да килеп җитте.

Бәйрәм концерты мәдәният үзәге һәм районыбыз артистлары чыгышы белән башланды. Соңрак иҗади мәйдан “Китап” радиосыннан килгән нәфис сүз осталарына һәм җырчыларга тапшырылды.

Проектның төп максаты – «Китап радиосын популярлаштыру, Татарстан Республикасында туган телләрдәге милли әдәбиятны, шигъриятне, татар җырын, фольклорны пропагандалау. Проект ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә уздырыла.

 

 


Нет комментариев