«Китапханә төне»нең нигезендә ватанпәрвәрлек ята
Район үзәк китапханәсе һәм дә авыллардагы филиаллары балалар белән эшләүгә аерым игътибар бирәләр, төрле тематик кичәләр, бәйгеләр, файдалы уеннар шуның ачык мисалы
Район үзәк китапханәсенең эшчәнлеген китапханә директоры Резидә Мөдәрис кызы Зарипова белән әңгәмә тәртибендә дәвам итәбез, максатыбыз — яшь буынга ватанпәрвәрлек хисләрен җиткерү.
— Резидә Мөдәрисовна, китапханәләр эшчәнлегендә яңалыклар гел булып тора...
— Дөрестән дә, китапханәләр эшчәнлегендә яңалыклар бик күп. Яңалыкка омтылу максатыннан, китапханәчеләр үзләренең белемнәрен күтәрү өстендә даими эшлиләр, курсларда укыйлар, Татарстан милли китапханәсе район, авыл китапханәчеләрен, җитәкчеләрне зур чаралар оештырып, яңалыклар белән таныштырып, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр уздырып тора. Без анда алган белемнәрне, яңалыкларны үзебезнең эшебездә кулланабыз, Рәсәй, регионара бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйбыз. Район күләмендә «Ел китабы», «Иң күп китап укучы», «Гаилә белән укыйбыз», шигырь бәйрәмнәре, язучылар белән очрашулар бик җанлы уза, китапханәгә килә алмаучы укучыларыбызга китап-ларны өйләренә илтеп укытабыз. Китапханә эшчәнлегендә яңа эш алымнары кулланыла: әдәби батл, әдәби квилт, флешбук, библиофреш, тукталышлы уку — болар барысы да китап укучыларда китапка карата кызыксыну уяту максатында уздырыла. Район үзәгендәге базарларда, мәктәптә, районның үзәктән ерак микрорайонында урнашкан «Факел» яшүсмерләр клубында күчмә китапханәләребез эшли.
— Үзәк балалар китапханәсе балаларны бик еш үзенә тематик чараларга чакыра, ул чараларда ватанпәрвәрлек беренче урындадыр дип фаразлыйк...
— Үзәк балалар китапханәсе ел әйләнәсе балалар иртәләре, әкият геройлары белән очрашулар, әдәби калейдоскоп, Яңа ел һәм башка кичәләр оештыра — барысы да нәни китап укучыларда китапка, туган телгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү максатында уздырыла. Грантларда катнашып, китапханәбезнең материал техник базасын ныгытабыз, «Әдәби Алан», «Тукай мирасы», «Чиста чыганактан башлап» исемле грантларда җиңүләребез китапханәләребезне заманча итеп үзгәртергә зур мөмкинлек бирде. Бүгенге көндә һәрбер китапханә үткәреләсе чараның анонсларын «PRO. Культура. РФ.» порталында һәм платформаның мәгълүмати партнерлары ресурсларында үзенең китап укучыларына тәкъдим итә. Китапханәләр эшчәнлеге белән районыбыз халкы «Хезмәт» газетасы сайты, «Кайтаваз» радиосы аша танышып бара.
— Туган телне, Тукай телен ярату да синең ни дәрәҗәдә милләтеңә, илеңә карата мөнәсәбәтеңне күрсәтә. Хезмәт коллективларын китапханәгә җәлеп итүегез нинди дә булса нәтиҗә бирдеме?
— Ел башыннан, Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан район үзәгендәге оешмалар, хезмәт коллективлары өчен «Моңлы тел ул, нурлы тел ул, Туган тел! » дип аталган чаралар циклын башлап җибәрдек. Бездә булып киткән хезмәт коллективларыннан соң шуны әйтәсе килә, китапханәбез белән кызыксыну түбән дәрәҗәдә дип әйтмәс идем, кем бездә булды, аңа китапханәнең байлыгы, район тормышы, күренекле шәхесләребез турында якыннан белү файдалы һәм мавыктыргыч тоелды. Шул көннән бирле даими китап укучыбызга әверелгән райондашларыбыз да бар. Аннан соң, районыбызның шигърият сөючеләре «Тукайны бергәләп укыйбыз» дигән республика акциясенә дә бик теләп кушылдылар. Ул ел буе дәвам итәчәк. Ел башыннан үзәк китапханәдә республиканың начар күрүчеләр китапханәсе директоры җитәкчелегендә семинар, «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылган чара, мәдәният хезмәткәрләренең республика зона семинары, «Татар китабы — 2026» республика бәйгесен оештыручылар белән очрашуда катнашучы республика вәкилләре, язучылар, районыбыз китапханәләре эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.
Китапханәчеләр һәрвакыт китап укучылар арасында. Җәй айларында китапханә каршында, паркларда яңа китаплар, төрле чаралар, тематик күргәзмәләр белән районыбыз халкын таныштырып торалар, балаларның ял лагерьларында булалар, Бөтенроссия акциясенә кушылып, үзәк китапханәдә һәр елны «Китапханә төне» уздырабыз. Районыбыз халкы, китап укучыларыбыз өчен үзенчәлекле яңа чара бу һәм аны яраталар да, чөнки аның нигезендә ватанпәрвәрлек ята, ягъни анда укылган шигырьләрдән, туган илгә, туган җиргә, әти-әнигә, хезмәтеңә, хезмәттәшләреңә карата ихлас хисләрне күрәбез.
— Туган ягыбызның яме булган Шушма яр буйларында да күрәбез сезне?
— Соңгы елларда Шушма яр буенда китапханәчеләр, башка хезмәт коллективлары белән беррәттән, районыбыз халкы өчен матур, эчтәлекле әдәби чара уздыралар. Менә шул чараларда милли бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне яңадан торгызу, яшь буынга тапшыру максатында «Милли кунакханә», "Кич утыру"лар кебек мастер-класслар уздыру традициягә керде. Район үзәк китапханәсе капиталь ремонттан соң зур үзгәрешләр кичерде һәм бүген инде ул район үзәгендә халыкның тагын бер күркәм рухи азык алу һәм ял итү урыны булып хезмәт итә. Эшебездә һәрвакыт район башкарма комитетының, мәдәният, мәгариф бүлегенең ярдәмен тоеп, мәдәният үзәге, сәнгать мәктәбе, мәктәп, гимназия, балалар бакчалары коллективлары белән тыгыз элемтәдә эшебезне матур итеп алып барабыз.
— Махсус хәрби операциягә кагылышлы да бер-ике сүз әйтегезче?
— Бу уңайдан бик күпләп сөйли алам, чөнки ветераннар белән очрашуларны даими оештырып торабыз, ялга кайтучыларны да чакырыр идек, чөнки алар бик кыс-ка гына вакытка кайталар, күбрәк гаиләләре, балалары янында булырга тырышалар, шуңа аларны бик борчымаска уйлыйбыз. Илебез өчен яуда башларын салганнарны онытмыйбыз, алар турында китапханәбез сайтында махсус язмалар дөнья күрә. Очрашуларга мәктәп балаларын да чакырабыз.
— Китапның көче нидә, Резидә ханым?
— Тере китап уку ул җанга рәхәтлек, кунелгә тынычлык, кешегә рухи байлык бирә. Ә инде кулдан-кулга йөреп, чират торып укый торган әсәрләр тудыручы язучыларыбыз, китап укып елый, борчыла, шатлана, фикерләшә ала торган, балалары белән җитәкләшеп, китапханәгә йөрүче әти-әниләребез, укучыларыбыз булганда китап һәрвакыт белем чишмәсе булып калыр. Чөнки китап укыган кеше беркайчан да начар юлда булмас, ул матур итеп сөйләшә, дөрес фикерли, матур уйларга омтыла ала торган шәхес булып кала. Бу китапның көче түгелме?! Ә белем дөньясына юл — ул китапханәдән башлана. Фондларыбыз бай, китап укучыларыбыз күп, ә йөрәкләребездә матур киләчәккә ышаныч булсын.
— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Район халкына рухи байлык таратуда уңышлар телибез. Бүгенге авыр заманда халыкка рухи азык һәм дә кешедә туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү бик кирәк.
Әңгәмәдәш: Зөлфия Шакирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев