Әкият
Мәдәният

Әкият

Әйдә синсез башлыйк бу язларны, Исемеңне бу яз күрмәсен!.. Син нигәдер, үзең теләмәстән, Нурларга да сагыш өрәсең...

Әйдә синсез башлыйк бу язларны,
Исемеңне бу яз күрмәсен!..
Син нигәдер, үзең теләмәстән,
Нурларга да сагыш өрәсең...

Күләгәләр канат булсын да бер,
Алсын, әйдә, кышка – үткәнгә...
Сагыш үзе йокты тамга булып
Чор читендә сине көткәнгә –
Ул бары бер. Ул әле дә көтә
Ант китереп кара төннәргә.
Әйдә, синсез башлыйк бу язымны
Һәр мизгелен аннан дөньялыкка
Әкият диеп кенә сөйләргә.

 

Эльвира Һадиева


шигырь

Нет комментариев