Көшкәтбаш үзешчәннәре 22 февраль көнне түнтәрлеләргә Ләбиб Леронның моңсу комедиясен сәхнәләштергән.
Татар театрының 110 еллыгы уңаеннан, авыл мәдәният учаклары арасында "Театр яктылыкка нурга илтә" бәйгесендә Көшкәтбашның студентларыннан җыелган үзешчәннәре 20 февраль көнне үз авыл сәхнәсендә "Кычыткан чыпчыгы" комедиясен тамашачыга тәкъдим итеп, бу эшне беренчеләр рәтендә башлап җибәрделәр. Ике авылда да әлеге комедияне тамашачы бик яратып кабул иткән, уйнаучыларның осталыкларына соклануларын белдергәннәр. Студентларның яллары вакытында гына әзерләнгән әлеге комедиянең шундый зур уңышка ия булуы, һичшиксез егет һәм кызларның тырышлыкларын дәлилләп күрсәтә.




Нет комментариев