Бәйрәм уңаеннан, Куныр мәдәният йортында “Авылым киленнәре” дип исемләнгән чара узды.
Бәйрәм көннәрендә Куныр мәдәният йортында авылның уңган киленнәре – Зөһрә Сәгтдинова, Лилия Раузит кызы Мәгъсүмҗанова, Лилия Илгизәр кызы Мәгъсүмҗанова, Әлфия Һадиева, Айгөл Әскарова сәхнә яулады.

Алар үзара тапкырлыкка, зирәклеккә сыналды. Чара барышында киленнәр бишек җыры белән сабыйларын да йоклатты, тәмле-тәмле ризыклар да әзерләде, яулык бәйләү осталыкларын да күрсәтте. Авылның уңган киленнәре җыр-моңга да бик сәләтле булып чыкты.

Кунырлылар һәр катнашучының чыгышын көчле алкышларга күмде. Авылның үзешчәннәре исә бәйрәм сәләме буларак моңлы җырлар яңгыратты, дәртле биюләр башкарды.

Фото: автор
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев