Кунырдан Зыятдиновлар кабат җиңү яулады
Мәдәният

Кунырдан Зыятдиновлар кабат җиңү яулады

Зыятдиновлар «Гармун телләрендә татар көе» (үзешчән гармунчылардан татар көе) номинациясендә җиңүче булып танылды

ТНВ каналы игълан иткән бәйгенең «Гармун телләрендә татар көе» (үзешчән гармунчылардан татар көе) номинациясендә катнашучы райондашларыбыз, Кунырның талантлы уллары, әтиле-уллы Зөлкәфир, Илмир һәм Илвир Зыятдиновлар хакында сайтыбызда язган идек.

Шушы көннәрдә сөенечле хәбәр кабул иттек. Зыятдиновлар бәйге җиңүчесе булып танылган. Аларны ихластан әлеге җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә тагын да зур уңышлар теләп калабыз.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Куныр авылы Гармун телләрендә татар көе

Нет комментариев