Матур булсын Яңа ел!
Яңа елны хөрмәт итеп,
Матур гына кар ява.
Күңелләребезне күтәрә,
Салкынчарак саф һава.
Карсыз булмас яңа ел,
Яңа елга яңа юл.
Ак кәгазь күк ап-ак кар,
Саф аклыкта өмет бар.
Ап-ак юлга басарбыз,
Пычратмый, буямый.
Каршы алып бу елны,
Нык тотарбыз ак юлны.
Илаһи ак сүзләр языйк,
Яңа ел кәгазенә.
Татлы ризык, муллык телик,
Яңа ел кәрәзенә.
Нет комментариев