Балтачта узган "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона турында катнашкан райондашларыбызга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез!!!
1.«Лидер ир-ат» номинациясендә – "МДСУ-1" районара юллар идарәсе оешмасы җитәкчесе Рашит Ильясов;

2. “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясендә – Кариле авылы кызы, мактаулы исемнәргә лаек мәгариф ветераны, тарихчы, эшмәкәр Гөлсем Миңнебаева;

3. “Өченче яшь герое “ номинациясендә - Улисьял авылыннан үзешчән сәнгатькә гашыйк ветераныбыз Татьяна Кузьмина;

4. “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә – Карадуганнан Муса Җәлил һәм Себер тракты музееның директорые Фирая Зыятдинова;

5. “Хатын-кыз – ана” номинациясендә – Нөнәгәр авылыннан күпбалалы ана, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Зөлфидә Тләкова;

6. “Язмышым - һөнәрем” номинациясендә – Чепья авылыннан авыл хуҗалыгы хезмәтчәне Римма Кузнецова,

7. “Изге йөрәкле ир-ат” номинациясендә – үзенең игелекле гамәлләре белән мактауга лаек, район торак-коммуналь хуҗалык идарәсе хезмәткәре мәрхәмәтле райондашыбыз Балтачтан Фаил Габдрахманов чыгыш ясады.

Балтач районыннан барлыгы 7 номинациядә көч сынаштылар. Һәрбер конкурсантның чыгышында гаиләсенең, туганнарының һәм хезмәттәшләренең көче кергән иде. Шуңа күрә дә әлеге бәйгедә иң актив катнашкан район буларак, райондашларыбызга олы рәхмәт белдерәбез.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев