Мирхәйдәр Фәйзи музее директоры Фәрхәт Рәшитовка 60 яшь тулды, аны тәбрикләргә хезмәттәшләре дә килде.
Шушы көннәрдә Шода авылындагы Мирхәйдәр Фәйзи музее директоры үзенең 60 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп узды. Аны тәбрикләргә җирле җитәкчеләр, бертөркем хезмәттәшләре килгән иде. Алар Фәрхәт Фатыйховичны юбилее белән котлап, изге теләкләрен ирештерделәр, башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Венера Файзрахманова фотолары.
Нет комментариев