Ничәнче гасыр бу? Кирәкми тамаша. Ни рәхәт өеңдә Тамчы су таммаса?
Ничәнче гасыр бу?
Бу нинди замана?
Өр-яңа ачышлар
Алкышлар, тантана!
Ничәнче гасыр бу?
Бик ерак киттекме?
Бик кызу, әллә соң,
Без чүлгә җиттекме?
Ничәнче гасыр бу?
Аяусыз кояшы.
Сусады Җир-Ана
Кайдан су коясы?
Ничәнче гасыр бу?
Җир сусыз тилмерә...
Бер тамчы су юк дип
Авыллар "үкерә"
Ничәнче гасыр бу?
Коелар казыйкмы?
Бар булган акчаны
Уртага салыйкмы?
Ничәнче гасыр бу?
Кирәкми тамаша.
Ни рәхәт өеңдә
Тамчы су таммаса?
Ничәнче гасыр бу?
Читен лә сорарга...
Чишмәгә баш иде
Су сорап ил-ага.
Җирдән дә, күктән дә
Көтәбез бары су!
Соравым һаман шул...
Ничәнче гасыр бу?
Лилия Гарифуллина
Көшкәтбаш авылы
Чыганак: garifullina_lilia
Фото: instagram.com
Нет комментариев