Нинди талант яшеренеп ята икән?
Мәдәният

Нинди талант яшеренеп ята икән?

“Мине үзегезнең авыл бәйрәмегезгә чакырган өчен Аллаһның рәхмәте яусын”, диде җырчы һәм үзенең тамашасын райондашыбыз, Борнак егете Ренат Галиәскәров сүзләренә, Илназ Гарипов көенә язылган “Атказанмаган” җыры белән башлап җибәрде.

1 июль көнне Илназ Гарипов туган авылы Хәсәншәехтә гөрләтеп кичке бәйрәм оештырды. Иң көтелгән кунак, Илсөя Бәдертдинова иде. “Мине үзегезнең авыл бәйрәмегезгә чакырган өчен Аллаһның рәхмәте яусын”, диде җырчы һәм үзенең тамашасын райондашыбыз, Борнак егете Ренат Галиәскәров сүзләренә, Илназ Гарипов көенә язылган “Атказанмаган” җыры белән башлап җибәрде. Баксаң, Илсөянең яңа программасының 90% җырларының авторы Ренат икән. Бу яңалык күпләрне аптырашта калдырды. Нинди талант яшеренеп ята икән?

Ә бәйрәмгә килгәндә, бик яхшы узган, бик күп җырчылар кайткан.


эстрада

Нет комментариев