Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Нөнәгәр мәдәният йортында «Әбиләр чуагы» дип исемләнгән чара үткән

Көз ае — Сөмбелә бик юмарт бит ул. Яшелчәләрдән бик матур күрргәзмәләр оештырылган иде

Авылыбызның мәдәният йортында өлкәннәр көненә карата «Әбиләр чуагы» дип исемләнгән чара үтте. Бәйрәм һәркем күңеленә хуш килгәндер. Иң беренче чара үткәнче авылда «Көзге уңыш» дигән конкурс оештырылды. Һәр гаилә үз хуҗалыгында үскән гигант, серле яшелчәләрне, көзге букетлар ясап төшереп җибәрделәр.

Авылыбыздан 15 гаилә, һәм авылдашыбыз, Чепьяда яшәүче Резидә Минһаҗева катнашкан иде. Аларның һәрберсе дүрт, биш номинациядә җиңеп үз урыннарын алдылар. Аларга җирлек җитәкчебез Илһам Закиров истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырды, бәйрәм белән өлкәннәрне, укытучыларны, тәрбиячеләрне тәбрикләп, җылы, матур теләкләре белән сөендерде.

Җәй кызы һәм Сөмбелә үзләренең уңышлары — яшелчәләре белән килгәннәр иде. Яшелчәләр үзләре турында сөйләп, матур чыгыш ясадылар. Җәй кызы сабуллашып үз вазифаларын Сөмбеләгә тапшырды. «Бәрәңге казыганда» дигән көлкеле тамаша бәйрәм чарасына ямь өстәде. Көлеп утырган һәр тамашачы күпме энергия алгандыр.

Кунакка килгән Шеңшеңәр авылы мәдәният хезмәткәрләре дә Нөнәгәр авылы халкын үз чыгышлары белән сөендереп киттеләр. Авылыбыз үзешчәннәренә таң калырлык. Алар бар нәрсәгә җитешә, өлгерә, бик активлар. Төрле матур уеннарда катнашкан авылдашларга бик зур рәхмәт. Бәйрәм ахырында авыл халкы белән үзешчәннәр бергәләп «Бәрәңге» җырын башкарды.

Көз ае — Сөмбелә бик юмарт бит ул. Яшелчәләрдән бик матур күрргәзмәләр оештырылган иде. Барлык авыл халкы тәмле чәй, мич коймагы белән сыйланып, рәхмәт әйтеп, оештырылган фотозоналарда бергәләп сүрәткә төшеп кайтып киттеләр. Һәрнәрсә үзебездән тора, бергә бер булганда гына мондый матур чаралар уза. Рәхмәт һәр катнашучыга, оештыручыларга, ярдәм иткән авылдашларга. 

Зөлфидә Тлякова,

Нөнәгәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев