Нөнәгәрдә Наил Фәсыйхов истәлегенә багышланган иҗат кичәсе узды
Мәдәният

Нөнәгәрдә Наил Фәсыйхов истәлегенә багышланган иҗат кичәсе узды

Чарада Наил әфәнденең гаиләсе, шәкертләре, хезмәттәшләре катнашты

Нөнәгәр авылында Наил Фәсыйхов истәлегенә багышланган  «Җырларым – тормыш дәвамы» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.

Чарада Наил әфәнденең гаиләсе, шәкертләре, хезмәттәшләре катнашты.

Наил Фәсыйхов – райондашларга таныш шәхес. Нөнәгәр авылында яшәп, авылның мәдәният өлкәсендә эшләп, олысын-кечесен җыр-бию сәнгатенә тартып, күркәм хезмәтләре белән күңелләргә үтеп кергән кеше. Татар эстрадасының танылган йолдызлары Раяз һәм Рәсим Фәсыйховлар да аның, хәләле Илсөяр ханым белән җыр-моң дәрьясында үстергән, күркәм холыклы әнисе Ләйлә әбинең (әби мәрхүмә инде, искә алулар рухын шат кылсын. ред.) тәрбиясен алган җыр-моң  уллары.

Наил Фәсыйхов оста гармунчы иде, шигырьләр язды, җырлар иҗат итте. «Җырларым – тормыш дәвамы» дип исемләнгән иҗат кичәсендә тамашачы аларны кабат ишетү бәхетенә ия булды.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев