"Илебез буенча октябрь аенда Өлкәннәр көне уздырыла. Өлкән кешеләр - безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр.
Бу айда гына түгел, ә һәрвакыт без өлкәннәргә игътибар итеп, хөрмәт күрсәтергә, рәхмәтләребезне әйтергә тиешбез. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, искә алулар бара. Авыл җирлекләрендә, оешмаларда, мәдәният учакларында төрле чаралар үткәрелә. Шул уңайдан Ор авыл клубы үзешчәннәре Чепьядагы "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә үзләренең чыгышлары белән өлкәннәрне котлап кайттылар", дип хәбәр итә Раушания Гайнуллина.








Раушания Гайнуллина фотолары.
Нет комментариев