Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Ор авылында яшәүче Габдуллиннар гаиләсенә җиңүче дипломы тапшырылды

Чын күңелдән Габдуллиннар гаиләсен лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

«Гаилә,мәхәббәт һәм тугърылык» бәйрәме уңаеннан, Ор авылында яшәүче, мәдәнияткә, сәнгатькә гашыйк, күпләр өчен үрнәк гаилә — Габдуллиннар гаиләсенә җиңүче дипломы тапшырылды.

Район күләмендә үткән «Семейное чтение — к мудрости движение» конкурсында катнашып гаилә үзен иң күп китап укучы, иң матур әкияткә рәсем ясап, иң яраткан әкият буенча театраль күренеш тәкъдим итүче итеп танытты. 

Гаилә авылда яшәүче башка гаиләләр кебек үк тормыш алып бара. Гаилә башлыгы Рәдис Тәлгать улы «Маяк» җәмгыятендә терлекчелектә хезмәт куя, эшен яратып башкаручы, башкаларга үрнәк хезмәткәр. Әниләре Гөлнара Фәрит кызы Шеңшеңәр төп мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы, авыл клубы һәм мәктәп күләмендә үткән чараларда алыштыргысыз һәвәскәр артист, җыр коллективында концертларда чыгыш ясый. Ә кызлары Миләүшә 4 нче сыйныфны тәмамлады, нәфис сүз бәйгеләрендә актив катнашып күпсанлы дипломнар иясе, әдәби марафончы, биергә, рәсем ясарга ярата, яхшы укый, бик кызыксынучан, үҗәт, алдынгы карашлы укучы булып үсә. Әлеге гаиләнең олы уллары Радик Казан шәһәрендә гаиләсе белән яши, медицина тармагында хезмәт куя.

Чын күңелдән Габдуллиннар гаиләсен лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да тормышларында, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге теләп калабыз дип яза Шеңшеңәр авылы китапханәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев