Раннур Әүхәдиев мәдәният йорты директоры булды
Мәдәният

Раннур Әүхәдиев мәдәният йорты директоры булды

Күпләребезнең яраткан алып баручысы, үзенең позитив карашы белән кәефләрне күтәрүче, Балтачның яшь Тукае Раннур Әүхәдиев хәзер җаваплы вазифа били.

Тумышы белән Арбор авылы егетен Чепья мәдәният йорты директоры итеп билгеләделәр. Әлеге урында озак еллар Диния апа Вәлиева уңышлы эшләгән иде. Хәзер ул лаеклы ялда һәм эш дилбегәсен ул яшь егеткә тапшырды. Раннурга яңа вазифасында уңышлар телибез, яраткан эше һәрчак сөенечләр генә китереп, Чепья мәдәният йорты төрле бәйрәм чараларыннан гөрләп торса иде.

Залия Зыятдинова фотосы


250

Нет комментариев