Район мәдәният үзәгенә яңа директор билгеләнде
Мәдәният

Район мәдәният үзәгенә яңа директор билгеләнде

Район мәдәният үзәеге директоры вазыйфасына Айрат Фарук улы Хәйруллин билгеләнде.

Айрат Хәйруллин Балтач бистәсендә 1979 елда туган, Балтач урта мәктәбен тәмамлагач 1996 - 2001 елларда Казан Дәүләт педагогика университетында укып, югары белем алган.
Хезмәт юлын 2002 елда Норма урта мәктәбендә башлаган, аннан соң 2003 - 2008 елларда Чепья урта мәктәбендә балалар укыткан. 2010 - 2011 елларда районның "Кайтаваз" радиосы директоры, 2011 - 2016 елга кадәр район яшьләр эше һәм спорт бүлегенең баш белгече, шушы ук чорда Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсенең райондагы бүлек җитәкчесе булып та торды.
Гаилә хәле: өйләнгән.

250

Нет комментариев