Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Резедә Зарипова: «Бары тик туган телен кадерләгән халык кына кадерле булыр!»

Туган телебез — ул безнең горурлыгыбыз!

21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. «Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр», — ди халык мәкале. Чөнки туган тел — ул үзе бер дөнья. Бәлки, гүзәллек, сөйкемлелек һәм тылсым тулы дөньядыр да. Тел — халыкның хәтере, җаны, халыкның иң зур байлыгы һәм ул һәр халык горурланырга тиешле иң зур кыйммәт.

Халыкара туган тел көне уңаеннан без район үзәк китапханәсе мөдире Резедә Мөдәрис кызы Зарипова белән райондашларыбызның үз телләрендәге басма газета-журналлар, китаплар белән кызыксынулары турында сөйләшеп уздык.

Чын милләтпәрвәр кеше ул бит әле туган телендә аралашып кына калмыйча, әби-бабайсы телендә уйлый да, укый да белергә тиеш. Интернет, телефон чире йоккан заманда яшәсәк тә, бүгенге көндә дә китапханәгә килүчеләр, чын китап исен тоеп, аны кулларына тотып укучылар саны кимеми әле.

— Резедә Мөдәрисовна, бүгенге көндә районыбыз китапханәләре райондашларыбызга үз туган телләрендә укырга тулы мөмкинлек тудыра аламы?

— Һәр халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе һичшиксез аның теле. Үз телеңне яхшы белү, аны саклау, үстерергә омтылу ул безнең бурычыбыз һәм шушы юнәлештә без зур хезмәт башкарабыз. Районыбызда 32 авыл китапханәсе һәм ике үзәк китапханә 532 430 данә китап фонды аша район халкына китапханә хезмәте күрсәтә. Китап фондларыбыз даими тулыланып тора. Бүгенге көндә 280877 данә — рус, 244673 данә — татар, 6326 данә — удмурт, 416 данә — мари, 4 данә — чуваш һәм 134 данә чит телләрдәге китаплар безнең зур байлыгыбызны тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «Татмедиа» агентлыгы тарафыннан китапханәләргә татар телендә газета-журналларга яздыру мөмкинлеге тудырылды. Җирле бюджеттан һәр елны барлык районыбыз китапханәләре өчен газета-журналларга язылу өчен финанс бүлеп бирелә. Бүгенге көндә һәр авыл китапханәсе татар, удмурт, рус телләрендә газета-журналлар алдыра. Китап укучыларыбыз бигрәк тә «Сөембикә», «Мирас», «Мәйдан», «Татарстан», «Казан утлары», «Идел» журналларын, «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан» газеталарын, ә балалар «Сабантуй», «Ялкын», «Салават күпере» журналларын яратып укыйлар.

— Сез бит инде китап укучыларны китап, газета-журналлар белән генә таныштырып калмыйсыз, төрледән-төрле чаралар да үткәреп торасыз.

— Әйе, чыннан да китапханәләребездә һәрдаим төрле чаралар үткәрелеп тора. Һәрбер истәлекле дата уңаеннан да без укучыларыбызны шул юнәлештәге китапларыбыз белән таныштырабыз. Шулай ук китапханәләребездә телебезне үстерүдә армый талмый эшләүче, иҗат итүче язучыларыбызның юбилейлары һәрдаим билгеләп үтелә, очрашулар уздырыла, яңа чыккан китапларына презентацияләр үткәрелә, якташ язучыларыбызның саф татар телендә шигырьләре, хикәя-повестьләре, язмалары туган телебезнең сафлыгын, матурлыгын безгә тагын бер күрергә, аңларга ярдәм итә. Алар үрнәгендә яшь каләм тибрәтүчеләребез дә илһамланып иҗат итәләр. Яшьләребезнең шигырь, язмалары җирле «Хезмәт» газетасында һәм республика матбугатында еш яктыртыла. 

Районыбыз китапханәләрендә ел саен бөек шагыйребез, биографиясенең бер өлеше районыбызның Сасна Пүчинкәсе авылы белән бәйле булган Габдулла Тукайның, патриотик шагыйрь Муса Җәлилнең туган көннәре зур әзерлек белән билгеләп үтелә. Быелның 14 февралендә Бөек мәгърифәтче, галим, язучы Каюм Насый-риның тууына 200 ел булды. Галимнең мирасын киләчәк буыннарга тапшыру максатында китапханәләребездә эчтәлекле чаралар ел дәвамында узачак.

Болардан тыш, һәр елны шигърият сөючеләребез, нәфис сүз осталары, халыкара «Татар сүзе», «Җәлил укулары», регионара, республикакүләм бәйгеләрдә актив катнашып, җиңүләр яулыйлар.

Туган тел ул — Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бергә тора торган бөек, изге һәм кадерле сүз. Юкка гына халкыбыз туган телне «ана теле» дип атамый. Бары тик туган телен кадерләгән халык кына кадерле булыр.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Әңгәмәдәш — Зәлия Фәйзрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев