Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ризат Рамазанов: “Татарстанда демографик хәлне яхшыртабыз”

Ризат Рамазанов бер концерттан соң булган очракны белгәч: “Без Татарстанда демографик хәлне яхшыртабыз”, ди

Ризат һәм Зинира Рамазановлар концерт сезнонының иң кызган мәле. Алар төрле шәһәр һәм авылларда үзләренең төркеме белән көн саен диярлек чыгыш ясый. Шушы концертларның берсендә булган хәлне Ризат үзе безгә сөйләде. Алар концерт саен бер җыр барышында залда утырган матур парны сайлап, талгын җырларына биетәләр икән. Ризат әйтүенчә, шулай бер концерттан соң аңа бер ханым ВКонтакте сайтында болай дип язган: “Сезнең концертка кадәр ирем белән талашып йөргән идек, концерт карарга да әйткәләшеп барган идек, ләкин сез безне сайлап медляк биеттегез дә, әле бүләк тә бирдегез, шуннан мәхәббәтебез икеләтә артты, кабынып китте, бик каты яратыша башладык. Бүгенгесе көндә, мин бәби көтәм”, дигән. Әле кызым туса Зинира, улым туса Ризат, дип исем кушабыз, дип тә өстәгән. “Безнең кул артыбыз бик җиңел. Без Татарстанда демографик хәлне яхшыртабыз”, дип уртаклашты Ризат Рамазанов.

Tatar Today

erid: 2VtzqumtM4F

Фото: tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстрада

erid: 2Vtzqwfh92B