Синең җырлар белән дөнья матур
Беркөнне социаль челтәрдә утырганда яңалыкларымда бик матур бер шигырьгә юлыктым.
Синең исемең минем күңелемә
Җырың белән бергә үрелгән.
Хәзер инде минем бөтен җаным
Синең моңнарыңа күмелгән.
Бик еракта Шода авылында
Гомер итәм инде күптәннән.
Синең җырың атлый янәшәмдә,
Синең моңың түгелә күкләрдән.
Синең җырлар белән дөнья матур,
Күңелләрдә кояш яктысы.
Син - минем өчен җылы яз,
Син - минем өчен якты көз,
Син бит минем җанның яртысы.
Җирдә яшәү бик-бик катлаулы шул,
Тора бит ул актан, карадан.
Яшәвемә көч биргәнең өчен рәхмәт,
Үз сеңелемдәй Сине яратам.
Сине бик-бик яратып Балтач районы Куныр урта мәктәбенең Зәйнәп Фәрхетдинова исемен йөртеп укыган 3 буын сыйныф укучыларының җитәкчеләре Гөлнур апаң, дип тәмамлана.
Чын фанат, үзе генә түгел, үзенең һәр сыйныфын шушы олы мәхәббәт белән тәрбияләп ничә буын җырчылар тәрбияләде ул. Ул җитәкләгән сыйныф Зәйнәп исемен генә йөртеп калмыйча, ике арада дуслык җепләре ныгыды. Гөлнур ханым бер сыйныфы белән хәтта Зәйнәб концертына Казанга кадәр барды. Буш кул белән түгел әлбәттә. Сәхнәгә чыгып, җырчыга бүләк тапшырганда сыйныфларының инде ничә еллар Зәйнәб исемен йөртүләре турында әйткәч, башкала тамашачысы таң калган иде. Зәйнәб тә җавапсыз калмады, гади авыл укытучысы һәм укучылар чакыруын кабул итеп Куныр мәктәбенә кайтып концерт куеп китте.
Гөлнур ханымның олы хезмәтен бәяләү өчен районыбызда мәдәният, сәнгать өлкәсендә эшләп үзеннән зур өлеш керткән Ләйсәрә Шәйхелмәрданова, танылып килүче яшь җырчы Алсу Фазлыева, Урал якларында татар сәнгатен үстерүдә армый-талмый хезмәт итүче Илнур Хәмидуллин, заманында Вил Усманов төркемендә алыштыргысыз баянчы булган Илнур Әүхәтшин, райондашларыбызны матур җырлары белән һәрчак сөендереп торган Гөлфинә Идрисова, оста биюче Гөлсияр Сафиуллиналарның исемен атау да җитәдер. Үзе сәнгатьне сөйгән кеше генә бала күңелендә дә мәхәббәт тәрбияли ала. Гөлнур апа өздереп гармунда уйнавы, моңлы итеп җырлавы өстенә иң беренче чиратта һәркемнең яраткан укытучысы, остазы, гаиләсендә яраткан тормыш иптәше, кадерле әни һәм бик юмарт дәү әни дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев