«Шома бас» фестиваль-конкурсында Балтач биючеләре җиңү яулады
Фестиваль-конкурс талантлы һәм үзенчәлекле коллективларның иҗади потенциалын эзләү һәм ачу, шулай ук милли традицияләргә, халыкларның музыкаль һәм бию мирасына мәхәббәт һәм кызыксыну уяту максатында үткәрелә
17 һәм 18 май көннәрендә Мари Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә Республика татар мәдәнияте үзәгендә бию буенча «Шома бас» VIII Халыкара фестиваль-конкурсы булып узды.
Фестиваль-конкурс талантлы һәм үзенчәлекле коллективларның иҗади потенциалын эзләү һәм ачу, шулай ук милли традицияләргә, халыкларның музыкаль һәм бию мирасына мәхәббәт һәм кызыксыну уяту максатында үткәрелә.
Балтач балалар сәнгать мәктәбенең «Абрикоски», «Ассолинки», «Виво» хореография коллективлары (җитәкчеләре Э. Э. Васинкина) – II дәрәҗә лауреат, «Веселушки», «Вдохновение», «Кристаллики» хореография коллективлары – I дәрәҗә лауреат, «Изюминки» хореография коллективлары (җитәкчеләре Л. А. Дәүләтшина), солистлар Гобәйдуллина Иделия (җитәкчесе Э. Э. Васинкина) II дәрәҗә лауреат, Шәйхетдинова Ясминә (җитәкчесе Васинкина Э.Э.) III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев