Сосна Пүчинкәсендә Тукай көннәре узды (+фоторепортаж)
Мәдәният

Сосна Пүчинкәсендә Тукай көннәре узды (+фоторепортаж)

Мәшһүр Тукаебызның әнкәсе рухына изге догалар ирештереп, кунакларыбыз Субаш, Куныр, Нөнәгәр, Смәел мәктәпләренә укучылар белән очрашуга юл алды

Тукайныӊ әнисенеӊ җасәде җирләнгән Сосна Пүчинкәсе авылы республикада гына түгел, районда да зур авыллардан саналмый. Әмма нәкъ менә бөек шагыйрьнеӊ әнисе яшәгән һәм аныӊ җәсәде җирләнгән төбәк буларак бу авыл татар халкыныӊ тарихына кереп калды.

Һәр елны мәркәзебез Казаннан кайткан шагыйрь һәм язучыларыбыз бу авылда булып, Бөек Тукай Әнисе - Бибимәмдүнә абыстайныӊ каберенә чәчәкләр куйдылар.

Мәшһүр Тукаебызның әнкәсе рухына изге догалар ирештереп, кунакларыбыз Субаш, Куныр, Нөнәгәр, Смәел мәктәпләренә укучылар белән очрашуга юл алды.


Нет комментариев