Шубан артистлары тамашачыларны матур спектакль белән сөендерде
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә әлеге әсәр бик актуаль
Районкүләм бәйге кысаларында Шубан мәдәният йорты тамашачыларны матур спектакль белән сөендерде.
Шубан мәдәният йортының үзешчән театр коллективы Ләбиб Леронның «Кычыткан чыпчыгы» әсәрен сәхнәгә куйды. Биредә көндәлек үзебезнең тормыштагы проблемалар сүрәтләнә. Монда ярату, акча, саранлык, сугыш ачысын,кешелеклелек сыйфатларын күреп уйланып каласын. Әсәр барышында көләсеңдә, бераз уйга калып елап та аласың.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә әлеге әсәр бик актуаль. Үзешчәннәребезне чын артистлардан аерып та булмый. Афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев