Сосналылар Шушма ярларын моңга күмде.
Балтачта Гаилә елы уңаеннан җирлекләр арасында «Шушма моңнары» дип исемләнгән бәйге дәвам итә.
Бүген балтачлылар Сосна авыл җирлеге үзешчәннәре әзерләгән концерт программасы, мастер-класслар, күргәзмә белән таныштылар.
Үрнәк гаиләләр, буыннардан күчеп килгән милли гореф-гадәтләр, ризыклар һәм җыр-биюләр белән истә калды бүгенге кич.
Нет комментариев